news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районы Сукаеш мәктәбендә генерал-майор истәлегенә спорт ярышлары узды

Командалар арасында беренче урынга Сукаеш һәм Азнакай 1 нче урта мәктәбе лаек булды.

(Азнакай, 4 март, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакай районы Сукаеш мәктәбендә якташлары – генерал-майор Фатыйх Булатов истәлегенә шәхси һәм команда беренчелегенә спорт ярышлары узды, дип хәбәр итә район газетасы.

Менә 50 нче тапкырын оештырылучы әлеге хәрби-патриотик чарадада катнашучыларны район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, район хәрби комиссары Рәдиф Камалиев, мәгариф идарәсе җиткәчесе Альберт Рахманов, Сукаеш авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Закирова сәламләде.

Азнакай шәһәре һәм районы, Бакалы районы Урманай авылы мәктәпләреннән килгән 15 команда автомат сүтеп-җыю, турникта тартылу һәм противогаз кию буенча көч сынаштылар. Күчмә кубокны сукаешлылар яулады.

Бу уңышта 8 нчы сыйныф укучысы, команда капитаны Раил Вәлиевнең өлеше зур. Ул автомат сүтеп җыю һәм противогаз кию буенча ике беренче, турникта тартылу буенча икенче урынны алды.

– Ярышларда өченче елымны катнашам. Кубокның кире үзебезгә кайтуына шатбыз, – ди ул.

Командалар арасында беренче урынга Сукаеш һәм Азнакай 1 нче урта мәктәбе лаек булды. Азнакай 2 урта мәктәбе – икенче, Чубар Абдул мәктәбе өченче урынга чыкты.
Яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүдә оборона спорт-техника җәмгыятенең район советы (ДОСААФ) та лаеклы өлеш кертә. Сукаешта үткәрелүче ярышлардан алар бер елны да читтә калмыйлар. Җиңүчеләргә җәмгыятнең район советы җитәкчесе Гәрәй Хәмидуллин кыйммәтле бүләкләр, грамоталар һәм медальләр тапшырды.
– Елдан-ел егетләр остара. Нәтиҗәләр яхшыра. Быел хәтта берничә беренче, икенче һәм өченче урыннар бирергә туры килде, – ди баш хөкемдар Рүзәл Гыймаев.
Суворов орденнары һәм күпсанлы медальләр иясе Фатыйх Булатов исемен йөртүче Сукаеш мәктәбендә данлыклы улларын онытмыйлар. Музейларында герой якташлары истәлекләрен һәм ядкәрләрен саклаучы почмак эшли. Һәр елны турнирда монда белем алган районның ФОРФОСТ җитәкчесе, Әфган сугышы ветераны Айрат Батыров катнаша. Быел Бөек Ватан сугышы ветераны Мирхәт ага Маликов та хөрмәтле кунак буларак чакырылган иде. Аның күкрәген Кызыл армиянең 100 еллыгы уңаеннан тагын бер медаль бизәде, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100