news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай районы Сукаеш мәктәбендә генерал-майор Фатыйх Булатов истәлегенә ярышлар узды

Сукаеш мәктәбендә якташлары, генерал-майор Фатыйх Булатов истәлегенә шәхси һәм команда беренчелегенә спорт ярышлары узды.

(Азнакай, 19 март, "Татар-информ", "Маяк"). Азнакай районы Сукаеш мәктәбендә генерал-майор Фатыйх Булатов истәлегенә спорт ярышлары узды, дип яза районның "Маяк" газетасы.

Сукаеш мәктәбендә якташлары, генерал-майор Фатыйх Булатов истәлегенә шәхси һәм команда беренчелегенә спорт ярышлары узды. Шәһәр һәм район мәктәпләреннән килгән укучылар автомат сүтеп-җыю, турникта тартылу һәм противогаз кию буенча көч сынаштылар. Командалар арасында беренчелекне Азнакай 1 нче урта мәктәбе яулады.

news_right_1
news_right_2
news_bot