news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районы Сукаеш авылы мәктәбендә генерал-майор Фатыйх Булатов истәлегенә ярыш узды

Шәһәр һәм район мәктәпләреннән килгән 15 команда автомат сүтеп-җыю, турникта тартылу һәм противогаз кию буенча көч сынаштылар.

(Азнакай, 21 март, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакай муниципаль районы Сукаеш авылы мәктәбендә якташлары – генерал-майор Фатыйх Булатов истәлегенә шәхси һәм команда беренчелегенә спорт ярышлары узды, дип яза районның "Маяк" газетасы. 

Шәһәр һәм район мәктәпләреннән килгән 15 команда автомат сүтеп-җыю, турникта тартылу һәм противогаз кию буенча көч сынаштылар.

Командалар арасында беренчелекне Азнакай 1 нче урта мәктәбе яулады. Азнакай 2 урта мәктәбе – икенче, Сукаеш мәктәбе өченче урынга чыкты.

– Ярышларга физкультура укытучысы Илнур Вилданов белән көздән бирле әзерләндек һәм теләгебезгә ирештек, егетләр яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр, – ди Азнакай 1 нче урта мәктәбенең ОБЖ укытучысы Айдар Усманов.

Ике – Ленин, дүрт Сугышчан Кызыл Байрак, Почет билгесе, II дәрәҗә Суворов орденнары һәм күпсанлы медальләр иясе Фатыйх Булатовка быел 115 яшь тулган булыр иде. 1997 елдан мәктәп аның исемен йөртә. Музейларында герой якташлары истәлекләрен һәм ядкәрләрен саклаучы почмак эшли. Аңа багышлап махсус сайт булдырганнар. Бүгенге көндә Санкт-Петербургта яшәүче кызы, астроном, техник фәннәр кандидаты Флера ханым белән даими элемтәдә торалар, мәктәптә очрашулар да үткәрәләр.

– Фатыйх ага авылны бик сагына иде, гел кайтып йөрде. 1985 елны укучылар Казанга аның белән очрашуга барды. Үзе исән чагында соңгы күрешүебез булды, – ди мәктәп директоры Рөстәм Хәбибуллин.

Сукаеш Социалистик Хезмәт Герое Алмаз Булатовны да биргән авыл. Очучы Ирек Булатовка исә сугыштан кайтырга насыйп булмый.

Полковник Мирхәт Миргалимов белән дә горурланалар авылдашлары, аның турында да мәктәптә стенд бар. Районның ФОРФОСТ җитәкчесе, Әфган сугышы ветераны Айрат Батыров монда туган, белем алган. Күкрәк тулы сугышчан бүләкләре белән ул бу ярышларга үзгә бер күтәренке рух бирде.

Ярты гасырдан артык үткәрелүче әлеге ярышта район хәрби комиссары Рәдиф Камалиев, оборона спорт-техника җәмгыятенең район советы (ДОСААФ) җитәкчесе Гәрәй Хәмидуллин, физкультура, спорт һәм туризм буенча идарә җитәкчесе Рәфис Миңнеханов катнашты.

Җиңүчеләргә ДОСАФФ тарафыннан кыйммәтле бүләкләр, грамоталар һәм медальләр тапшырылды, диелә район газетасында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100