Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакай районы Стәрле авылында терлекләр күп асрыйлар
Соңгы ике елда мини ферма төзү программасында катнашып, ике хуҗалык 200 әр мең сумлык субсидия алган.
(Азнакай, 16 апрель, “Татар –информ”, “Маяк”, Нәсимә Фазлыева). Азнакай районында иң күп терлек асраучылар – Югары Стәрле авыл җирлегендә. Бүгенгесе көндә шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлек саны 522 башка (барлыгы 260 хуҗалык) җиткән, шуларның 256 сы савым сыерлар. Авыл халкы шулай ук сарык, кәҗә, кош-корт асрый. КФХ һәм гаилә фермалары бар. Алар хөкүмәтебезнең төрле ярдәм программаларыннан да актив файдаланалар.
Соңгы ике елда мини ферма төзү программасында катнашып, ике хуҗалык 200 әр мең сумлык субсидия алган. 2015 елда бер шәхси хуҗалык савым сыерлар санын арттыру буенча бәйгедә җиңеп, 50 мең сум премия алу бәхетенә ирешкән. Авылда терлекләрне киметмәүдә районыбызның күпләп сыер асраучыларга савым аппаратлары бирү программасының ярдәме зур. Соңгы алты ел эчендә 46 хуҗалык шундый бүләккә ия булган.
“Теләк булса, беләк карышмый”, – диләр. Ныклы теләк, тырышлык һәм югарыда әйтелгән бихисап ярдәм программаларыннан файдалана алганда, стәрлеләр кебек зур уңышларга ирешергә була икән бит.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз