news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районы Сарлы авылында элеккеге колхоз рәисе истәлегенә мемориаль такта ачылды

1972-1997 елларда “Алга” колхозын җитәкләгән, авылны үстерү һәм төзекләндерүдә зур өлеш керткән шәхесне искә алырга район җитәкчелеге килгән иде.

( Азнакай, 29 апрель, "Татар-информ", "Маяк", Энҗе Галәветдинова). Азнакай районы Сарлы районда иң матур, гүзәл табигатьле авылларның берсе. Биредә эшчән, тату, җырга-моңга сәләтле халык яши. Элек-электән бу яклар ныклы хуҗалыгы белән дә данлыклы булган. Халыкның киләчәген кайгыртучы, батырып эшләүче уңган, таләпчән җитәкчеләре булганга авыл яши. Элекке колхоз рәисе Гәбделбарый Шәйхевәли улы Солтанов та иң хөрмәтле авыл хезмәтчәннәренең берсе. Узган атнада авылда аның истәлегенә мемориаль такта ачылды, дип яза җирле басма.

1972-1997 елларда “Алга” колхозын җитәкләгән, авылны үстерү һәм төзекләндерүдә зур өлеш керткән шәхесне искә алырга район һәм авыл җирлеге җитәкчелеге, якыннары, туганнары, авыл халкы җыелган иде.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин сарлыларга иң җылы сәламнәрен юллады, авыл халкын истәлекле вакыйга белән тәбрик итте.

– Халыкның киләчәге үзенең тарихын, күренекле шәхесләрен белүдән башлана. Үрнәк алырдай кешеләр киләчәк буынны тәрбияләүдә зур роль уйный, – дип вакыйганың зур мәгънәгә ия булуын ассызыклады ул.

Хуҗалык эшләрен биш бармагыдай белгән, авылдашлары мәнфәгатьләрен кайгырткан Гәбделбарый Шәйхевәли улының игелекле эшләрен санап бетергесез. Аның 25 ел эшләү дәверендә авылда мәктәп, балалар бакчасы, амбар һәм терлек йортлары сафка баскан, өйләргә газ, су кергән. Авыл хуҗалыгын үстерүдә зур уңышлар күрсәткән җитәкче хөкүмәтнең күпсанлы бүләкләренә лаек булган.

Ихтирам казанган җир улының исеме тантана көнендә дә зур хөрмәт белән телгә алынды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов тирә-юнь авылларының гүзәл табигате, Барый аганың дәвамчылары – уңган кыз һәм уллары хакында сөйләде,. Ветераннар Советы рәисе Миргасим Кәримов, гомерләрен авыл хуҗалыгын күтәрүгә багышлаган элекке колхоз рәисләре дә Барый ага белән иңгә-иң куеп эшләгән заманнарны искә алдылар, аның белән бәйле хатирәләрне яңарттылар.

Сүз алыр өчен сәхнәгә Барый аганың тормыш иптәше Зиннура ханым, кызлары, оныклары чыкты. Кияве, “Бөгелмәгаз” эксплуатация-производство идарәсе җитәкчесе Катиф Кәримов ветеранны җылы сүз белән телгә алды. Зур дулкынлану хисе белән яраткан әтиләре турында кызы, балалар бакчасы мөдире Резеда ханым Кәримова сөйләде.

– Әтиебезне җитәкче буларак яхшы белделәр. Ул авыл халкы турында борчылып, хуҗалык өчен янып-көеп яшәде. Иртә таңнан чыгып китәр, караңгы төшкәч кенә кайта иде. Без аны сагынып, сөенеп каршылый идек. Терлекчелектә хезмәт куйган, фермада сыер сауган әниебез йорт, хуҗалык эшләрен дә алып барды. Без һәрчак аңа ярдәм иттек. Әти-әни 50 ел тату гаиләдә 3 кыз тәрбияләп үстерделәр, зур тормыш юлына чыгардылар. Гаиләдә әти таләпчән, гадел холыклы, шул ук вакытта назлы, шәфкатьле кеше иде, безнең өчен зур терәк, киңәшче булды, – дип, горурланып, искә алды ул. Гаилә истәлек тактасын булдыруда ярдәм күрсәткән район һәм авыл җитәкчелегенә чиксез рәхмәтен җиткерде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100