Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакай районы Әсәй авылында мәдрәсә ачылды
Әлеге уңайдан биредә бәйрәм мәҗлесе оештырылды.
(Азнакай, 3 май, “Маяк”, "Татар-информ", Энҗе Галәветдинова). Шушы көннәрдә әсәйлеләр олы да, игелекле дә эш нәтиҗәсенең шаһитлары булдылар: Әсәй авылы уртасында яңа мәдрәсә файдалануга тапшырылды, дип яза район газетасы.
Әлеге уңайдан биредә бәйрәм мәҗлесе оештырылды. Коръәннең кадерле аятьләре белән башланып киткән тантанада район җитәкчелеге, мөхтәсибәте, дин әһелләре һәм башка хөрмәтле затлар катнашты.
Яңа бина авыл мәчете янәшәсенә агач бурадан һәм заманча төзелеш кирәк-яракларыннан төзелгән. Эче матур, якты, тышлау эшләрен генә төгәллисе бар.
– Халыкны сыйдырыра алырлык бина булмаганга мәдрәсә салырга ниятләдек. Фикерләшә торгач, булдыра алмаслык эш түгел, оештырырга кирәк, дидем. Башлап кына җибәрдек, авыл халкы – яше-карты дәррәү эшкә тотындык, – дип сүзен башлады авыл имам-хатыйбы Рәфис хәзрәт Мөхәммәтов. – Тамчыдан күл җыела, диләр бит. Мөмкинлегеннән килгәнчә, мәдрәсә төзелешеннән берсе дә читтә калмады. Кем акчалата ярдәм күрсәтте, кем үз хисабына төзелеш-төзекләндерү эшләре алып барды, кемдер техника, эш кораллары белән булышты. Бүген алдыбызда балкып торган мәдрәсә – 2 ел уртак эшебезнең нәтиҗәсе. Әлеге изге эшкә үз өлешен керткән, иман йортын сафка бастыру уе белән янып йөргән һәркемгә, аеруча Риф Рахманов, Мөнир Гәрәйшин, Фәндәс Гаделшин, Раил Шакиров, Рөстәм һәм Руслан Шакировларга авыл халкы исеменнән зур рәхмәтемне белдерәм, – диде ул һәм авыл уңганнарына истәлекле бүләкләрен тапшырды.
Мәдрәсә ачу уңаеннан оештырылган чара бик күркәм булып узды. Зәңгәр мәчет имам-хатыйбы Нәфис хәзрәт Хәкимов тәэсирле, тирән
эчтәлекле вәгазь сөйләде. Чалпы имамы Зөфәр хәзрәт Хәйбрахманов камил укуы белән халык күңелен яулады. Элекке колхоз рәисе Илсөяр Закиров 1994 елда авылда, Совет чорыннан соң районда беренче булып, зур авырлыклар белән мәчет төзелү тарихын сөйләде.
– Районда барлыгы 46 мәчет бар. Төзекләндерүгә, яңаруга моһтаҗ иман йортлары да юк түгел. Бар да берьюлы эшләнмәс. Иң моһиме, мәчет-мәдрәсәләр буш тормасын, халык аларга күбрәк йөрсен, Ислам кыйммәтләрен үзләштерсен иде, – диде үзенең чыгышында Наҗәт Нәгыймов. Имам-мөхтәсиб Азат хәзрәт Талибуллин да әсәйлеләрне күркәм бәйрәм белән котлады, изге теләкләрен җиткерде. Алар да авыл халкы белән беррәттән төзелеш эшләрен әйдәп барган Рәфис хәзрәткә рәхмәт белдерделәр.
– Мәчеттә оештырылган дин дәресләренә өлкәннәр, балалар да йөри, – диде 2008 нче елдан бирле монда мөгаллимәлек итүче Мәдинә Шакирова, – Хәзер, мәдрәсә ачылгач, укуларны да, балаларның ялын да оештырырга шартлар яхшырды. Бәлки монда кеше дә күбрәк йөри башлар”, – дигән теләктә калды ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз