news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай районы Әсәй авылында Флера Гыйззәтуллина белән очрашу узды

Әдипләр Әсәй китапханәсендә балалар белән аралаштылар, аларның шигырьләрен тыңлап, киңәшләрен бирделәр.

(Азнакай, 12 апрель, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова).  Азнакай районы Әсәй авылында Флера Гыйззәтуллина белән очрашу узды. Күренекле шагыйрә Флера Гыйззәтуллинаны авылдашлары бик дулкынланып көтеп алдылар, дип яза район матбугаты.

Әлеге очрашуны Әсәй авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Өммегөлсем” халык ансамбле моңлы җырлары белән башлап җибәрде. Кичәдә шулай ук шагыйрь Илдус Гыйләҗев тә катнашты. Алар Флера Гыйззәтуллина белән үзләренең яңа шигырьләрен укыдылар, әсәрләренең язылу тарихын сөйләделәр. Кичәне Ландыш Шәрәфиева, Сафуан Хәбиров, Алсу Мөхәммәтҗанованың җырлары бизәде.

Аннан соң әдипләр Әсәй китапханәсендә балалар белән аралаштылар, аларның шигырьләрен тыңлап, киңәшләрен бирделәр, диелән район газетасы хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot