news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районы Сәпәй авылы халкы референдумда тавыш бирә

Сайлауга килүчеләрне мәдәният йорты янында чәй һәм коймак белән сыйлыйлар.

(Азнакай, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Маяк"). Иртәнге 11.00 сәгатькә Азнакай районы Сәпәй авылында яшәүчеләрнең 30 процентка якыны инде тавыш биреп өлгергән. Бу хакта "Маяк" газетасы хәбәр итә. 

"Бүген бездә чын мәгънәсендә бәйрәм", – ди Мәдәният йортына килүчеләрне ишек төбендә үк буы чыгып утырган самовар янында каршылаган авыл активисты, ветераннар советы рәисе Галия апа Хәева.

"Өлкәннәр дә, балаларын иярткән әти-әниләр дә, яшь-җилкенчәк – һәммәсе бер-берләре белән хәл белешеп алалар. Инде бакчада эшләр беткән, иркен чак, ашыгасы юк. Бу иркенлек авылның үзендә дә сизелә. Бар тарафта тынычлык, көне кояшсыз булса да, салкын түгел. Берәүләр Сәлифовлар кебек иртүк тавышын бирсә, икенчеләре ихатада мал-туарны ашатканнан соң килгән. Авылның урамнары тигез, төзек, суы да, уты да өзлексез килеп тора. Боларның барсы да әнә шул салым акчасына өстәлгән хөкүмәт ярдәменең чагылышы булуын халык яхшы аңлый, билгеле", дип яза район басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100