news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай районы Мөслим авылында үсемчелек һәм терлекчелек мәсьәләләренә буенча семинар узды

Семинарда барышында язгы чәчүгә орлыклар, минераль ашламалар әзерләү, техниканы яңарту мәсьәләләре күтәрелде.

Азнакай районы Мөслим авылында үсемчелек һәм терлекчелек мәсьәләләренә буенча семинар узды
aznakaevo-rt.ru

(Азнакай, 25 гыйнвар, "Татар-информ", "Маяк", Энҗе Галәветдинова). Шушы көннәрдә Азнакай районы Мөслим авылында үсемчелек һәм терлекчелек мәсьәләләренә багышланган семинар узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Авыл хуҗалыгы белгечләре язгы кыр эшләренә әзерләнә.

Белгечләр Ландыш Закирова крестьян-фермер хуҗалыгында эш барышы белән таныштылар. Район күләмендә алдынгы күрсәткечләргә ирешеп, уңышлы эш алып баручы бердәнбер хатын-кыз ул. Аны барлык хуҗалыкларга үрнәк итеп куярлык. Ел саен мул уңыш җыеп алалар, ит һәм сөт җитештерүдә дә артым күзәтелә хуҗалыкта.

Терлек абзарларында һәр тарафта чисталык, тәртип хөкем итә. Таләпләрне истә тотып, барлык төр техникалар кышкы сакланышка куелган.

Семинарда барышында язгы чәчүгә орлыклар, минераль ашламалар әзерләү, техниканы яңарту мәсьәләләре күтәрелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot