Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакай районы Мәндәй авылында мәгърифәтче Багбостан Мөэминовага истәлек тактасы ачылды
Истәлек тактасы авыл уртасындагы мәһабәт мәдәният йортына урнаштырылды.
(Азнакай, 26 май, "Татар-информ", "Маяк", Резеда Шәрипова). 25 майда Азнакай районы Мәндәй авылында татар дөньясында танылган мәгърифәтче Багбостан Вилдан кызы Мөэминовага истәлек тактасын ачу тантанасы булды, дип яза район газетасы.
Ул 1984 елда шушы авылда туган. Багбостанга өч яшь чагында әтиләре вафат була. Әниләре Гафифә биш кызын алып, ул чакта губерна башкаласы Оренбургка чыгып китә.
Мөселманнарның мәгърифәти-мәдәни үзәгендә югары белем алган Багбостан үзе дә мәгърифәтчелек юлына баса. 1905 елда тормыш иптәше Гобәйдулла Радуди белән үз өйләрендә татар кызлар мәктәбе оештыралар. 1914 елда ул кызлар укыту тәҗрибәсен уртаклашу нияте белән Төркиягә бара. Биредә аны илбашы Әнвәр паша кабул итә. Совет власте урнашкач, бу аңа кыйммәткә төшә – гомеренең егерме елын, репрессиягә эләгеп, Себердә сөргендә (1938-1956) уздыра. 1916 елда ул Кабан авылында мөгалиммәләр курсы оештыра, “Багбостания” мәктәбенең уку программалары газеталарда чыгарылып тора. 1925 елны татар мәктәбе ябылгач, Багбостан Мөэминова Уфага китә. Ул 1963 елның 9 мартында вафат була.
Былтыр Оренбургта “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы форумы вакытында Багбостан Мөэминованың тарихы белән кызыксынучы Марат Солтангузин азнакайылылар белән очраша һәм аларга мөгаллимәнең чыгышы белән Мәндәй авылыннан икәнен әйтә. Менә шуннан соң районыбызда аның язмышы белән кызыксыну һәм материаллар туплау башланды.
Истәлек тактасын ачуда муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, Оренбургтан туган якны өйрәнүчеләр Марат Солтангузин һәм Гобәйдулла Радудинең өченче буын туганы Хазирә Абдулманова, Казаннан һәм Мәскәүдән тарихчы-галимнәр катнашты.
– Йөз элек авылдашыгыз безнең Саракташ районы Кабан авылын татар дөньясына танытып киткән булса, безгә дә аның туган авылына килү бәхете язды. Багбостан ханым аркылы күп шәхесләр аяк баскан авылыбызга, без аңа бик рәхмәтлебез. Күптән килеп күрәсем килә иде ул туган якларны, – диде Марат әфәнде.
Ул архив-китапханәләрдә, китап-журналларда эзләнеп, Багбостан Мөэминова турында шактый материал туплаган. Алга таба Хазирә Абдулманова, язучы-тарихчы якташыбыз Мирсәй Гарипов белән бергәләп китап язарга килешкәннәр.
Мәндәй авылында кунаклар зиратта булып, борынгы кабер ташлары белән кызыксындылар, Багбостан ханымның әтисе рухына дога кылдылар.
Истәлек тактасы авыл уртасындагы мәһабәт мәдәният йортына урнаштырылды, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз