news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районы мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады

Чарада депутатлар да катнашты.

Азнакай районы мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады
aznakaevo-rt.ru

(Азнакай, 25 май, "Татар-информ", "Маяк"). Быел Азнакай районында унберенче сыйныфны 243 укучы тәмамлый. Бүген районда мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Һәр мәктәптә тантаналы чаралар зур оешканлык белән узды. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин 7 нче урта мәктәптә бәйрәмдә катнашты. Ул укучыларга олы тормыш юлына аяк басулары белән котлап, имтиханнарны уңышлы тапшыруларын теләде.

7 нче урта мәктәп укучыларының шатлыгын Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев, "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе Марат Җәләтов, район Советы депутаты Рашат Хуҗин да уртаклаштылар.

Матур традиция буенча шәһәр, Актүбә бистәсе һәм авыл мәктәпләренең чыгарылыш сыйныфлары Татарстан мәйданыннан Җиңү мәйданына сафларга тезелеп үттеләр һәм Мәңгелек ут һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Биредә аларны җырлы-котлаулы матур тамаша каршы алды һәм олы юлга озатып, кыңгыраулар чыңлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100