news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай районы мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы алдынгылары бүләкләнде

Аларга Диплом һәм Мактау грамоталары тапшырылды.

(Азнакай, 17 февраль, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакай районы мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы рәисе Рәмзия Хәсәнова 2017 ел нәтиҗәләре буенча “PRO-хәрәкәт” республика конкурсында “Иң яхшы профсоюз PR-проекты” һәм “Социаль челтәрдә иң яхшы профсоюз бите” номинацияләрендә җиңеп, диплом белән бүләкләнде, дип хәбәр итә район газетасы

Оешма белгече Регина Хөснетдинова актив эшчәнлеге өчен  Гомумроссия Мәгариф профсоюзы Мактау грамотасына лаек булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot