Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакай районы мәдәният идарәсе республикада беренче булып танылды
Былтыр гына да районда 14 меңнән артык мәдәни чара үткәрелгән.
(Азнакай, 3 апрель, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Узган елгы эш нәтиҗәләре буенча Азнакай районы мәдәният идарәсе республика күләмендә беренче урынны яулады һәм 500 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде, дип хәбәр итә район газетасы.
Мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләре хезмәткәрләре арасындагы конкурста “Иң яхшы җитәкче” номинациясендә җиңеп, мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантын откан.
Россиядә – Үзиреклеләр, Татарстанда – Лев Толстой елын ачу һәм мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме уңаеннан уздырылган тантаналы чара әнә шундый күңелле хәбәрләр белән башланып китте.
Мәдәният хезмәткәрләрен район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова тәбрикләделәр.
– Бүгенге катлаулы заманда рухи азык өләшүчеләр, халыкны матурлык өлгесендә тәрбияләүчеләр сез. Мәдәният йортларында, клубларда 600 дән артык түгәрәк эшләп килә. Борынгы гореф-гадәтләрне, йолаларны яңарту буенча да зур көч куясыз. Райондагы бер генә чара да да сездән башка узмый. Былтыр гына да 14 меңнән артык мәдәни чара үткәрелгән. Җирлегебездә уздырыла торган төбәк, халыкара дәрәҗәдәге фестивальләр белән дә горурлана алабыз, – диде Дамир Гыйләҗев.
Бу көнне Азнакайның мәдәният хезмәткәрләренә Татарстанның атказанган артисткасы Алсу Әбелханова, Түбән Кама кунагы – куба сандугачы Киньер Наварро де Перез, балалар сәнгать мәктәбенең иҗат коллективлары иң матур җырларын, биюләрен бүләк иттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз