Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакай районы мәчетләрендә җәйге укулар бара
Сәпәй авылы мәчетендә дә ике атна дәвамында укулар оештырылды.
(Азнакай, 30 июль, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Авылларны иман нурына төреп, биек манаралары белән мәчетләр балкып утыра. Җәйге чорда аларда азан гына түгел, балаларның шат авазлары да яңгырый, диелә район газетасында.
Сәпәй авылы мәчетендә дә ике атна дәвамында укулар барды. Азнакайдан мөгаллимә Гүзәл Ханнанова, хәзрәт Альберт Хөсәенов, ветераннар советы рәисе Галия Хәева балаларга дин һәм тормыш сабаклары бирделәр.
– Мәчеткә авыл балалары гына түгел, зур шәһәрләредән әби-бабайларына кунакка кайтканнар да бик яратып йөрделәр, – ди авыл җирлеге башлыгы Фәния Галиева.
Бу игелекле эштә алар авылдашлары Вера Куляеваның уллары Марат белән Азатның матди ярдәмен тойганнар һәм аларга бик рәхмәтле булып калганнар.
– Без гарәпчә хәрефләрне, Коръән сүрәләрен дөрес итеп укырга өйрәттек. Балалар чәй эчтеләр, өстәлләрне үзләре җыештырып, йорт эшләре күнекмәләре дә алдылар. Көндезге уникедә азан әйтеп, намаз укып таралыштылар, – ди Гүзәл Ханнанова.
Ә укулар ахырында балалар әти-әниләре, мөгаллимәләре каршында имтихан тотканнар. Сәпәйдә әлеге эшне киләсе елда да дәвам итәргә ниятлиләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз