news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай районы Әлкәй авылында урман әкияте тудырганнар

Мондый сәләт мәдәният хезмәткәре Алмас Газизовка кечкенәдән бирелгән.

(Азнакай, 1 август, “Татар-информ”, “Маяк”, Венера Газизҗанова).  Азнакай районы Әлкәй авылында урман әкияте тудырганнар, дип яза район газетасы.

Бу фотолардагы буре, аю, крокодил, чыннан да, урманнан кайткан һәм Әлкәй авылы мәдәният йорты каршында яши башлаганнар. Ул гына да түгел, биредә әкият геройлары да бар: гномнарның серле йорты, Шүрәле... Кечкенә генә күлдә балыклар йөзә. Уртадагы өстәлдән Маша һәм Аю әле генә торып киткәндер сыман. Ә бер кырыйда, табигатьне рәнҗетсәгез менә шушы хәлгә төшәрсез дигәндәй, кактуслы, ташбакалы, тәвә кошлы чүл. Бу әкият дөньясының капкасын карга саклый. Бу сыннар барысы да агачтан ясалган. Урманда аунап яткан төпләрдә, агач ботакларында, гөмбәләрдә сихри җан ияләрен күрү өчен күңел күзе кирәк шул.

Мондый сәләт мәдәният хезмәткәре Алмас Газизовка кечкенәдән бирелгән. Аның язган шигырьләре дә дистәләгән дәфтәрдер. Оста куллы, нечкә күңелле Алмас урманнан ташыган төпләргә җан кертү өчен мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре бергәләп тотынганнар. «Урман әкияте» дигән ял почмагына балалар гына түгел, өлкәннәр дә соклана, диелгән район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot