news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай районы Әлкәй авылында "Себерке бәйрәме" узды

Бәйрәмдә катнашучыларның иң кечкенәсенә 6 яшьлек булса, иң өлкәне 80гә житеп килә.

(Азнакай, 12 август, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Җәйнең кыл уртасында Азнакай районы Әлкәй авылында "Себерке бәйрәме" үткәрелә. Быел да авылдашлар әлеге чараны көтеп алды. Шифалы «Сабантуй» чишмәсе янында казанда тәмле уха пеште, самавырдан үлән чәенең исе тирә-юньгә таралды. Бәйрәмдә катнашучыларның иң кечкенәсенә 6 яшьлек булса, иң өлкәне 80гә житеп килә, дип яза районның “Маяк” газетасы.

Җаен белеп, агачларга зыян салмаслык итеп кенә сындыра белә әлкәйлеләр себерке өчен ботакны. Монда өлкәннәргә тиң юк, әлбәттә. Күр инде, 78 яшьлек Вәсилә апа шул арада дистәгә якын себерке бәйләп тә куйган. Гөлсирин апа да аннан калышмаган. Шулай да «Себерке остасы» дипломын Алмас Газизов яулады. Ә дипломнар, бүләкләр күп булды ул көнне. Ин осталар күз бәйләп тә себерке ясап карады, өр-яңа себеркене тиз генә саплап, яшь «убырлылар» мәйдан әйләнде – әнә шулай уен-көлке тынып тормады.
Әлеге чараның хәйрия акциясе булуын да әйтергә кирәк. Әнә шулай ял итеп, бердәм хезмәт куеп әзерләгән себеркеләрен әлкәйлеләр авылдагы ярдәмчесез, ялгыз яшәүче өлкәннәребезгә, инвалидларга таратып чыкты. Сихәте булсын! – диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot