news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районы кырларында уҗым культураларын тукландыру эшләре бара

22 мең гектарда уҗым культураларын, 20 мең гектарда күпъеллыкларны ашларга кирәк.

Азнакай районы кырларында уҗым культураларын тукландыру эшләре бара
aznakaevo-rt.ru

(Азнакай, 5 апрель, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакай районы кырларында уҗым культураларын, күпъеллыкларны тукландыру эшләре бара. Бу турыда җирле басма хәбәр итә. 

22 мең гектарда уҗым культураларын, 20 мең гектарда күпъеллыкларны ашларга кирәк. Бүгенге көндә мең ярым гектар җир тукландырылды. Бу эшне атна-ун көн эчендә төгәлләү бурычы тора, – диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Азнакай игенчеләре быел 14800 гектардан артык сабан бодае, 12000 гектарга якын арпа, 1300 гектардан артык бөртеккә һәм 5500 гектар силоска кукуруз, шулай ук көнбагыш, рапс кебек культуралар чәчәргә планлаштыралар. Һава температурасы 5 градустан җылылыктан артса, орлыкларны агулау башлана.

“Таллы Бүләк” хуҗалыгы базасында эре һәм кече хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар, инженерлар катнашында узган район семинарында да язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләсе күтәрелде. Белгечләр чәчәр алдыннан орлыкларны бер кат җылыту һәм агулау, үсемлекләрне корткычлардан һәм чирләрдән саклау ысулларын аңлаттылар. 

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Рамил Исламов белдерүенчә, район тулысынча орлык белән тәэмин ителгән. Курганнан корылыкка чыдам һәм югары уңдырышлы 80 тонна элиталы язгы бодай орлыгы кайтартылган, 40 тонна арпа алып кайту буенча сөйләшүләр бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100