Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакай районы крестьян-фермер хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде
Комиссия аларның гозер-үтенечләрен, кемгә нинди ярдәм кирәк икәнен дә исәпкә алды.
(Азнакай, 8 апрель, "Татар-информ", "Маяк"). Азнакай районы крестьян-фермер хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде, дип яза җирле басма.
Азнакай районы башлыгы Наҗәт Нәгыймов, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов һәм идарә белгечләре крестьян-фермер хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеге белән таныштылар. Азнакайда барлыгы 55 шундый хуҗалык уңышлы гына эшләп килә. Алга таба аларның санын тагын да арттыру буенча эш алып барыла,
Крестьян-фермер хуҗалыклары язгы чәчәүгә техникаларын да, орлыкларын да, ягулык материалларын да әзерләгәннәр. Комиссия аларның гозер-үтенечләрен, кемгә нинди ярдәм кирәк икәнен дә исәпкә алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз