news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районы Карамалы авылында өлкәннәрне хөрмәтләделәр

Авыл халкы күтәренке кәефтә, кичәне оештыручыларга кат-кат рәхмәт әйтеп, канәгать булып, таралышты.

(Азнакай, 4 октябрь, "Татар-информ", "Маяк", Энҗе Галәветдинова). Азнакай районы Карамалы ашханәсендә Өлкәннәр көне уңаеннан өч авылның мөхтәрәм ветераннары очрашты. Карамалы, Таллы Бүләк, Октябрь Бүләк авылларында барлыгы 238 пенсионер яшәве билгеле. Алар бик актив тормыш рәвеше алып баралар, әледән-әле оештырылып торучы төрле чараларда катнашалар, дип яза җирле басма.

Өлкәннәр айлыгы уңаеннан алар өчен клуб методисты Ләйлә Инсапова һәм Кәрәкәшле авылыннан чакырылган “Хәтирә” җыр-бию ансамбле күңелле һәм матур бәйрәм оештырдылар. Кичәне ачканда сүз район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура буенча урынбасары Рәмис Ханнановка, җирлек башлыгы Артур Ногмановка, имам-хатыйб Әнис хәзрәт Хәлимовка, хуҗалык җитәкчесе Наил Мотыйгуллинга бирелде. Авыл өлкәннәре исеменнән ветераннар советы рәисе Даимә Салихова чыгыш ясады.

Бәйрәм күңелле концерт номерларына, шаян сүзгә бай булды. Юбилярларга, шушы көннәрдә гомер бәйрәмен билгеләп үтүчеләргә җылы теләкләр җиткерелде. Авыл халкы күтәренке кәефтә, кичәне оештыручыларга кат-кат рәхмәт әйтеп, канәгать булып, таралышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100