Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакай районы Кәкре Елга мәктәбендә волейбол ярышларында гаилә командасы җиңде
Шушында укып чыккан яшьләр икенче, мәктәпнең җыелма командасы өченче урынны алды.
(Азнакай, 2 апрель, "Татар-информ", "Маяк", Энҗе Галәветдинова). Азнакай районы Кәкре Елга мәктәбе спорт залында ел саен “Марс” хуҗалыгы җитәкчесе кубогына волейбол ярышлары үткәрелә. Авыл халкы әлеге чараны көтеп ала, яратып кабул итә. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, ялларны файдалы уздыру максатында оештырылган ярышларга туганнар, дуслар җыела, дип яза җирле басма.
Бу юлы да спортчылар, җанатарлар белән зал тулы булды, олысы-кечесе дә актив катнашты. Очрашуда барлыгы алты команда көч сынашты. Беренче урынны Садриевлар гаилә командасы яулады. Шушында укып чыккан яшьләр икенче, мәктәпнең җыелма командасы өченче урынныалдылар. Алар һәм волейбол уенында осталыкларын күрсәткән, төрле номицияләрдә җиңүчеләр акчалата премия һәм истәлекле бүләкләргә ия булдылар.
Көн дәвамында барган, дуслык җепләрен ныгыткан ярыш авыл халкы күңеленә хуш килде: кәкреелгалылар рәхәтләнеп ял итте, аралашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз