news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай районы җитәкчелеге ветераннарны Бөек Җиңү бәйрәме белән котлап йөри

Район җитәкчеләре ветераннарның өенә барып котлый.

 (Азнакай, 8 май, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Җиңү көне алдыннан Бөек Ватан сугышы солдатлары, аның бар газабын үз иңендә үткәргән азнакайлылар янында булып, хәл-әхвәлләрен белешүне район җитәкчеләре үзләренең изге бурычы саный. Быел да игелекле гамәлне район башлыгы Марсель Шәйдуллин башлап җибәрде, дип яза район газетасы.

Сугыш ветераннары Николай Иванов, Фәткелбаян Кисаев, Ленинград блокадасын кичергән Рима Усманова янында булып, аларны Россия, Татарстан Президентлары, район җитәкчелеге һәм барча азнакайлылар исеменнән якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлады.

–Сезгә нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә аз. Безнең кадерлеләребез булып сезгә әле тагын озак еллар, бары тик шатлыклар гына кичереп яшәргә язсын! – диде ул, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot