news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районы җитәкчеләре хәйрия ашы өчен ике сыер чала

Быел Корбан ашына бер меңнән артык кеше чакырулы.

(Азнакай, 21 август,  “Маяк”, "Татар-информ"). Мөселманнарның иң зур бәйрәмнәренең берсе булган Корбан гаете бүген Азнакай шәһәренең Ак мәчетендә иртәнге намазны уку белән башланып китте, дип яза җирле басма. 

Чалпы авылы имам-хатыйбы Зөфәр хәзрәт мәчеткә килгән дин кардәшләрне бәйрәм белән тәбрикләде һәм Корбан бәйрәменең фазыйләтләрен, һәркемнең кешелек алдында булган вазыйфаларын бик үтемле итеп аңлатты.

Мөселманнарны изге бәйрәм белән муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин котлады.

– Районыбызда төрле конфессия вәкилләре арасында татулык яшәп килә. Киләчәктә дә бу татулык сакланып, мөселманнарыбыз гомумкешелек идеалларын таратыр дип ышанам. Әлеге изге бәйрәм һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык, иминлек алып килсен. Киләчәк елларда да бары тик яхшыга юнәлдерелгән эшләрне дәвам итәргә язсын, - дип билгеләп үтте район башлыгы.

Аннан соң зурысы да, кечесе дә тигез сафларга басып, гает намазы укыдылар, ир-атлар барысы бертавыштан тәкъбир әйтте.

Соңыннан халык корбан чалу өчен махсус төзелгән комплекска юл алды.

- Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам: «Корбан бәйрәме көннәрендә Аллаһының хозурында Аның ризалыгы өчен Корбан чалудан да яратканрак гамәл юк...» дигән. Әлеге гамәлне үтәп, ел саен корбан чалдырабыз. Быел аны оныгыбыз Амелиягә атадык, - ди Радик абый Вәлиев.

Корбан чалдыручылар арасында яшьләр дә бихисап иде.

- Олы бәйрәмнәребезне шатлык белән үткәрик, чалган корбаннарыбыз кабул булып, илләребез тыныч, үзебез һәм гаиләләребез, туганнарыбыз, якыннарыбыз сау-сәламәт булып, тигез тормышта яшик, - ди Ләйсән Вәлиева.

Матур гадәт буенча, быел да өлкәннәр, мохтаҗлар өчен шәһәребезнең “Чатыр-Тау Арена” спорт комплексында хәйрия ашы уздырыла. Аның өчен район җитәкчеләре корбан итеп ике сыер чала. Быел Корбан ашына бер меңнән артык кеше чакырулы, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100