Азнакай районы җитәкчеләре Актүбә бистәсе җыелма командасы белән хоккей уйнады
Бозда көрәш беренче минутлардан ук киеренке барды. Әмма өстенлекне Актүбә спортчылары алды.
(Азнакай, 11 гыйнвар, "Татар-информ", “Маяк”). Азнакай районы Актүбә бистәсендә нефтьчеләр ярдәме белән сафка баскан хоккей корты бүген җирле “Кристалл” командасының тренировка-лар уздыру өчен генә түгел, бәлки тимераякта шуарга яратучыларның да яраткан урыны.
Бу көнне район җитәкчеләре Актүбә бистәсе җыелма командасы белән хоккей уйнадылар, дип хәбәр итә җирле басма.
– Сәламәт яшәү рәвешен халыкка без, беренче чиратта, үз үрнәгебездә күрсәтергә тиеш, – диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин ярышларны ачу тантанасында.
Бозда көрәш беренче минутлардан ук киеренке барды. Әмма өстенлекне Актүбә спортчылары алды.