Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакай районы Илбәк авылында сугыш каһарманнары истәлегенә һәйкәл ачылды
Үзара салым акчасына салынган һәйкәлне ачуда ярдәм күрсәткән авылдашларга һәм район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
(Азнакай, 11 май, "Татар-информ", “Маяк”, Энҗе Галәветдинова). Азнакай районы Илбәк авылында сугыш каһарманнары истәлегенә һәйкәл ачылды, дип яза җирле басма.
Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов иреклеләрне истәлекле көн белән тәбрикләде.
– Фронтта да, тылда да бердәм көч куеп фашизм дигән ләгънәтне тар-мар итә алган халкыбызның батырлыгы онытылырга тиеш түгел. Җиңүгә үз өлешен керткән һәр якташыбыз олы хөрмәткә лаек. 70 елдан артык вакыт үтсә дә, бүген дә хәбәрсез югалганнар турында мәгълүмат туплау дәвам итә. Шушы көннәрдә 10 якташыбызның каберлеге табылды. Бүген әлеге игелекле эшләрне башкару, илебез азатлыгын яклап һәлак булганнарны, арабызда булмаган ветераннарыбызны зурлап искә алу һәм яшь буынга җиткерү – төп бурычыбыз, – диде ул.
Авыл җирлеге башлыгы Лилия Әсәдуллина да халыкка җылы теләкләрен юллады. Үзара салым акчасына салынган һәйкәлне ачуда ярдәм күрсәткән авылдашларга һәм район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Яу кырында һәлак булган авылдашларның исемнәре уеп язылган мәрмәр таш өстеннән тантаналы төстә ак пәрдә алынды. Күпләр монда килеп әтиләре һәм дәү әтиләренең, туганнарының исем-фамилияләрен эзләп таптылар, чәчәкләр салдылар.
Олы һәм дулкынландыргыч бәйрәм барышында Маликов, Мәйлүнов, Рәфыйковлар гаиләләре һәм башкалар ата-бабалары, авылдашлары турында хәтер яңарттылар, радиосөючеләр түгәрәгенә йөрүче укучылар тәэсирле итеп, тирән эчтәлекле шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар.
– Җиңү хакына гомерләрен корбан иткән авылдашларыбызны искә алып, алар белән горурланып рухларына баш ияргә менә дигән һәйкәлебез бар, – дип шатлыгы белән сугыш чорының бар авырлыгын үз җилкәсендә күтәргән 80 яшьлек тыл ветераны Энҗүдә Нәдыршина уртаклашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз