Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакай районы игенчеләре көзге арыш һәм бодай уңышын җыялар
Районда урып-җыю эшләре башланды.
(Азнакай, 31 июль, "Татар-информ", "Маяк", Энҗе Галәветдинова). Азнакай районында һәр елны урып-җыю кампаниясе алдыннан, төп максатларны билгеләп, җитди сөйләшү оештырыла. Быел район башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендә авыл-хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре катнашында киңәшмә “Марс” хуҗалыгы басуында узды. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.
Бүгенге көндә район аграрийлары көзге арыш һәм бодай уңышын җыю белән мәшгуль. Барлыгы 4614 гектар мәйданнан 16795 тонна бөртек суктырып алынган. Гектарыннан уртача 36,4 центнер уңыш чыга. Бу – башка районнар белән чагыштырганда югары күрсәткеч. Терлек азыгы да планлаштырылган күләмдә тупланган: 14 мең тоннадан артык печән чабып алынган, 69,7 мең тонна сенаж салынган. Бүгенге көндә районыбыз терлекчеләре 140 тоннадан артык сөт җитештерәләр. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 15 тоннага артык.
Район башлыгы Марсель Шәйдуллин комбайнчылар алдына җитди бурыч билгеләде:
– Быел бөртеклеләр 44 мең гектар мәйданны тәшкил итә. Кимендә 150 мең тонна уңыш алырга исәп тотабыз. Шуңа күрә игеннәрне түкми-чәчми җыеп алу – алдыбызда торган төп бурыч. Бүген һәр хуҗалыкта бар көчне урып-җыюга туплау мөһим. Ындыр табаклары, ашлыкны үлчәү урыннары тәртипкә китерелгән булырга тиеш. Быел да ашлык чистартуда бюджет һәм шәхси оешмаларның ярдәмгә килүе көтелә. Җәйге каникулда үсмерләрне дә мөмкин кадәр күбрәк тартырга кирәк. Хакимият тарафыннан икмәк фронтында катнашучыларны кызыксындыру чаралары каралган. Эш нәтиҗәләреннән чыгып, комбайнчыларга, аларның ярдәмчеләренә, ашлык ташучы машина йөртүчеләргә, ындырда хезмәт куючыларга, укучыларга акчалата премияләр – сертификатлар тапшырылачак. Урак өсте кыска, әмма бик мөһим чор. Игенчеләргә тиешле игътибар бирелгән, уңайлы эш шартлары тудырылган булырга тиеш, – диде ул.
Марсель Зөфәр улы семинар уздырыла торган “Марс” җәмгыятенең нәтиҗәле эшен башкаларга үрнәк, ә җитәкчесен Рамил Зариповны оста оештыручы дип, мактап телгә алды.
Район башлыгы урынбасары, хезмәтне саклау буенча Координацион совет рәисе Наҗәт Нәгыймов та куркынычсызлык таләпләрен дә онытмаска, кагыйдәләрне тайпылышсыз үтәргә кирәк. Төзексезлек ачыкланган очракта комбайнны сүндергәч кенә төшеп карарга кирәк, – дип басым ясады. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен дә истә тотарга кирәклеген күзәтчелек һәм профилактика бүлеге җитәкчесе Булат Шәйхетдинов искәртте.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов сүзен: “Бүген басуга кермәү – соңга калу һәм зур югалту”, – дип башлады.
– Һәр көнне генә түгел, һәр сәгатьне нәтиҗәле һәм отышлы файдалану мөһим. Чөнки һава торышы кисәк үзгәрүчән, – диде ул. – Бүгенге көндә “Азнакай” АФ” хезмәтчәннәре белән беррәттән “Марс”, “Таллы Бүләк”, “Тукай”, “Габдрахманов Л.Г.” хуҗалыклары да уракка төште. Кызганыч, бу эшкә җавапсыз караучылар да бар. “Стәрле”, “Корбанов И.В.” һәм хуҗалыкларында бөртеклеләрнең дымлылыгы 14-15 процент тәшкил итсә дә, җитәкчеләре эш башлар өчен бармакка-бармак та сукмаганнар әле. Иписез калырга теләмәсәк, җиңнәребезне сызганыйк! – дип ул тиз арада эшкә тотынырга чакырды.
Һәр елдагыча, мөһим кампаниядән авыл интеллигенциясе, ветераннар да читтә калмый. Алар быел да беркетелгән хуҗалыкларда эш барышы һәм ашлык сыйфатын контрольдә тотачак. Урып-җыюны исән-имин, югалтуларсыз башкарып чыгарга мөмкинлекләребез бар – һава шартлары гына уңай килсен, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз