news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай районы Җиңү бистәсендә капиталь ремонттан соң Мәдәният йорты ачылды

Марсель Сәмигуллин җитәкчелегендәге подрядчы оешма ремонтка 400 мең сумлык өлеш керткән.

(Азнакай, 29 декабрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакай районы Җиңү бистәсендә капиталь ремонттан соң Мәдәният йорты ачылды. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

Аны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты. Ул Вахитов авыл җирлеге халкын бәйрәмнәр белән котлап, изге теләкләрен җиткерде, төзекләндерү эшләрен җиренә җиткереп башкарган һәм үзләреннән дә 400 мең сумлык өлеш керткән Марсель Сәмигуллин җитәкчелегендәге подрядчы оешма коллективына рәхмәтен белдерде.

Биредә урнашкан китапханә, музей һәм авыл башкарма комитеты бүлмәләре дә яңа төс алган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot