news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районы хастаханәсендә бер төркем җитәкчеләр булды

Районның үзәк сырхауханәсен заманча технологияләр белән җиһазлауга Татнефть” тарафыннан 38 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

(Азнакай, 16 сентябрь, "Татар-информ", "Маяк", Лиза Нурлыева). Әйе, кеше сәламәт булса гына аның тормышы да, эше дә көйле бара. Шуңа да халык сихәтлеген һәрчак алгы планга куйган район башлыгы Марсель Шәйдуллин бу көннәрдә бер төркем җитәкчеләр катнашында район үзәк сырхауханәсенә чираттагы эшлекле визит ясады, дип яза җирле басма.

Көтелмәгән бу визит аларны кабул иткән хезмәткәрләрдә андый-мондый шик- шөбһә, ыгы-зыгы уятмады, ни дисәң дә, район җитәкчеләре дә баштан ук бу очрашуның район үзәк сырхауханәсенең гадәти бер көне белән танышу, проблемаларны барлап, аларны бергәләп хәл итү юлларын эзләү, аның алда планлаштырылганнырына әзерлек чарасы булуын ассызыклады.

Стационар бүлекләрендә җитәкчеләр палаталарны карады, андагы авырулар белән сөйләштеләр. Аларның берсеннән дә элеккеге елларда булгалаган: “Даруны үзебез алабыз, шприцлар китерергә сорыйлар, юк кына “зеленка”га да кытлык”, – кебек зар-моң ишетелмәде.

–Менә, Марсель Зөфәрович, Сезнең Ленинград блокадасы өзелгән көн уңаеннан өйгә килеп хәл белешкәндә бүләк иткән китапны укып ятам әле, – каршылады район башлыгын сугыш һәм хезмәт ветераннары өчен ясалган 12 палатаның берсендә Шамил ага Усманов. – Телим – телевизор карыйм, телим – башкалар янына аралашырга чыгам. Чирне уйлап, төшенкелеккә бирелергә җай юк: табиблар, шәфкать туташлары да кереп кенә тора. Яткан җирем йомшак, юыну бүлмәсе аерым. Ветераннар өчен бүлмәләрне районның оешма-предприятиеләре белән берлектә менә шулай бик әйбәт җиһазлавыгыз, бөтен уңайлыклар тудырганыгыз өчен рәхмәт сезгә!
Бүлекләрдә персонал, авырулар белән аралашканда табиблар бүгенге көндә аеруча таралган авырулар турында да әйтеп узды. Йөрәк-кан тамыры авырулары елдан-ел “яшәрә”, яман шеш чире җәелә бара.

–Әле 2 ел элек кенә яман шеш белән авыручылар елына 700 кеше теркәлсә, бүгенге көндә аларның саны2 меңнән арта, – ди баш табибның стационар буенча урынбасары Лилия Шакирова. – Күпләр сәламәтлеген уйламый шул, табибка ешрак килсәләр, тикшеренүләр үтеп торсалар, авыруны вакытында ачыклап, дәвалап була. Ул инде тәмам азынгач, соң була...

Сәламәтлек өлкәсен үзәктән финанслауның еллар дәвамында бер дәрәҗәдә калуы да хезмәт күрсәтүнең сыйфатын төшерә. Ә бит даруларга, медицина кирәк-яракларына, заманча җиһазларга бәя үсеп кенә тора.

–Районның үзәк сырхауханәсен заманча технологияләр белән җиһазлауга Татнефть” тарафыннан 38 миллион сум акча бүлеп бирелде, – диде журналистларга биргән интервьюда район башлыгы Марсель Шәйдуллин. – Аңа УЗИ аппаратлары алынды, стоматология, лаборатория өчен җиһазлар кайта башлады. Әнә шулай яңа технологияләр кертеп, халыкка медицина хезмәте күрсәтүне тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрүне максат итеп куеп, шул юнәлештә эш алып барабыз.

Әлбәттә, әле хәл итәсе проблемалар күп. Очрашуда аларның барсы хакында да җитди сүз барды. Башка шәһәрләрдәге кебек сырхауханәне, поликлиниканы, башка тармакларны бер урынга туплап, аерым шәһәрчек итү мәсьәләсе дә читтә калмады. Аларны шулай янәшәдә итү, сүз дә юк, иң беренче чиратта халык өчен уңайлы булачак. Пациентларга мөгалләмә, бүлекләрдә тәртип, чисталыкны саклау, препаратлар белән тәэмин ителеш һәм башка бик күп мәсьәләләр күтәрелде бу эчкерсез, эшлекле сөйләшүдә.

–Җаваплы да, тынгысыз да булган хезмәтебезне аңлаган, безгә һәрчак ярдәмгә әзер булганыгыз өчен рәхмәт Сезгә! – диде җитәкчеләрне озатып йөргән баш табиб урынбасары Әнәс Гәрәев. – Әлбәттә, барлык җитешсезлек-кимчелекләрне таныйбыз, аларны бетерү өстендә эшлибез. Мондый очрашулар һәрчак уңай нәтиҗәсен бирә.
Визит ахырында шушы араларда медицина персоналының үзе белән дә шундый үзара сөйләшү рәвешендә очрашу үткәрү хакында килешенде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100