news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай районы газетасының бүлек мөхәрриренә мактаулы исемле бирелде

Каләмегез беркайчан да тутыкмасын, йөрәгегездә илһам уты сүрелмәсен, Резеда Сәрвәровна! - диелгән район газетасында.

(Азнакай, 23 февраль, "Татар-информ", "Маяк"). Азнакай районында Массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Маяк” газетасының бүлек мөхәррире Резеда Шәриповага “Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре” дигән абруйлы исем бирелде, дип яза җирле басма.

Хезмәттәшебезне зур уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз, яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез. Каләмегез беркайчан да тутыкмасын, йөрәгегездә илһам уты сүрелмәсен, Резеда Сәрвәровна! - диелгән район газетасында.

news_right_1
news_right_2
news_bot