news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районы фольклорын өйрәнүче галимнәр Сәпәй авылында булды

Кунаклар авыл китапханәсенә үзләренең бүләкләрен тапшырды.

Азнакай районы фольклорын өйрәнүче галимнәр Сәпәй авылында булды
aznakaevo-rt.ru/

(Азнакай, 15 июль, "Татар-информ", "Маяк", Сирена Мозаффаров). ​​​​​​​Бу көннәрдә Казан галимнәре Азнакай районы авылларында тарихны өйрәнү буенча эш алып барды. Алар Сәпәй авылында да булып киттеләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә

Кунакларны мәдәният йортында авыл активы бик җылы каршы алды. Очрашуга әби-апаларны, абыйларны да чакырылды. Казаннан кайткан һәр кунак үзенең юнәлешләре буенча олы яшьтәге кешеләр белән сөйләште.

Римма апа Мустафина белән Галия апа Хәева бәетләр сөйләделәр, җырлап күрсәттеләр. Шулай ук Римма апа әниләреннән калган кулъязма китапларны да кунакларыбызга бүләк итте.

Җәмилә апа Шакирова бик күп тарихи вакыйгалар сөйләде.

Мирфаяз абый үзенең шаҗәрәләре белән кунакларыбызны шаккаттырды. Шулай ук ул галимнәребезгә авылыбыз зиратларындагы күптәнге кабер ташларын күрсәтте.

Кунаклар очрашудан кәнагәть булып, авыл китапханәсенә үзләренең бүләкләрен тапшырып, сәфәрләрен дәвам иттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100