news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районы фермаларында ремонт-реконструкция эшләре бара

Бер баш шартлы терлеккә 26,3 центнер туры килә.

(Азнакай, 14 сентябрь, “Маяк”, "Татар-информ", Энҗе Галәветдинова). Азнакай районы фермаларында ремонт-реконструкция эшләре бара. Терлекләрне исән-имин кышлатуның һәм салкын чорда алардан мул продукция алуның нигезе – ныклы азык базасы булуда. Шуны истә тотып, районның барлык хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү тулы куәтенә бара, дип яза җирле басма.

Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 12 нче сентябрьгә планда каралган 63,1 мең тонна азык берәмлегенең 52,5 меңе әзерләнгән. Бер баш шартлы терлеккә 26,3 центнер туры килә.

Фермаларда ремонт-реконструкция эшләре бара. Республикада гамәлдә булган “70/30” программа нигезендә “Престиж-Агро”, “Марс”, “Таллы-Бүләк”, “Закирова Л.Ә.”, “Корбанов И.В.”, “Тукай”, “Стәрле”, “Мөстәкыймов ис.” хуҗалыклар капиталь ремонт эшләрен уңышлы башкарып чыктылар. “Азнакай” агрофирмасы да мал йортларын төзекләндерүне тәмамлап килә. “Победа” җәмгыятендә эш темпларын арттыру таләп ителә.

Шәхси хуҗалыкларга да хөкүмәтебез ярдәме каралган. “60/40” программасы буенча “Зыятдинов И.В.” гаилә фермасына транспортер урнаштыру көтелә. “Вафиев Р.К.” хуҗалыгына – 50, “Мифтахова Г.С.” некенә 100 баш сыерга исәпләнгән сөтүткәргеч кайтачак, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100