news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай районы делегациясе Казанда тантаналы чарада катнашты

Бәйрәмгә кадәр һәр муниципаль район делегациясе Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы батырлары хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды

 (Азнакай, 24 февраль, "Татар-информ", "Маяк"). Кичә Казанда Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы чара узды. Бәйрәмгә кадәр һәр муниципаль район делегациясе Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы батырлары хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды, дип яза җирле басма.

 Тантанада Азнакайдан район башкарма комитеты рәисе Айдар Шәмсетдинов җитәкчелегендәге делегация катнаша.

 Аның составында хәрби комиссар Рәдиф Камалеев, социаль яклау бүлеге начальнигы Элиза Мәрданшина, әфганчылар, мәктәп укучылары да бар иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot