Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азнакай районы Чубар Абдул авылында «Гәлүш бәйрәме» узган
«Бәйрәм бик күңелле килеп чыкты. Авылдашлар күтәреп алды, бәйгеләрдә бик теләп катнаштылар», — ди мәдәният йорты директоры.
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Азнакай», Резидә Шәрипова). Бүген Азнакай районы Чубар Абдул авылында «Гәлүш бәйрәме» узган. Бу хакта район басмасы хәбәр итә
Гәлүш авылда да, шәһәрдә дә яз-көз көннәрендә иң кирәкле аяк киеме.
«Шәһәр кызы булуыма карамастан, үзем дә бик яратып киям матур ялтырлы гәлүшне, бигрәк тә әнием бәйләп биргән ап-ак йон оекбаш белән. Минем гәлүшкә карата мәхәббәтемне сизеп өлгергән сәнгәть җитәкчем Сирена Гайсина ял көнне „Гәлүш бәйрәме“ уздырырга тәкъдим итте», — ди Чубар Абдул авылы мәдәният йорты директоры Айназ Әхмәтшина.
Интернет аша авылдашлар төркеменә игълан биргәннәр. «Бәйрәм бик күңелле килеп чыкты. Авылдашлар күтәреп алды, бәйгеләрдә бик теләп катнаштылар», — ди мәдәният йорты директоры, диелә әлеге хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз