news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай районы Чубар-Абдул авылы мәктәбендә “Гаилә бәйрәме” узды

Бәйрәм кунаклары кайнар пылау ашады, әти-әниләр пешереп алып килгән күчтәнәчләр белән чәй эчте.

(Азнакай, 13 март, "Татар-информ", "Маяк"). Азнакай районы Чубар-Абдул авылы мәктәбендә “Гаилә бәйрәме” узды, дип яза җирле басма.

Әти-әниләр, укучылар, килгән кунаклар саф һавада кызыклы уеннар уйнады, биеде.

Көннең шактый салкын булуына карамастан, өйгә кайтырга ашыккан кеше булмады.

Математика укытучысы Л.А.Гыйлфанова җитәкчелегендә тәмле пылау әзерләнде.

Шулай итеп, бәйрәм кунаклары кайнар пылау ашады, әти-әниләр пешереп алып килгән күчтәнәчләр белән чәй эчте.

Әлеге чара һәркемнең күңеленә хуш килде, әти-әниләр ,өй мәшәкатьләреннән арынып, ял итте, күтәренке кәеф белән кайтып киттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot