Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакай районы Чалпы авылында Мортазиннар унбер бала тәрбиялиләр
Балалар ныклы белем һәм тәрбия алсын гаиләдә бөтен мөмкинлекләр булдырылган.
(Азнакай, 9 март, “Татар-информ”, “Маяк”, Рәфия Зәкиева). Азнакай районы Чалпы авылында Мортазиннар унбер бала тәрбиялиләр, дип яза районның "Маяк" газетасы.
Зәмирә үзе Үзбәкстан якларыннан. Ишле булса да, тигез тормышлы, тату, бәхетле гаиләдә үскән. 1993 елда язмыш җилләре аны Татарстанга алып кайта. Шул ук елны Азнакай районы Чалпы авылы егете Әсләм Мортазин белән танышып, уртак тормыш корып җибәрәләр.
Урын өстендә яткан кайнанасы Мөкәррәмәне дә, аннан соң күршедә ялгыз яшәүче Ситдика әбине, Камышлыда Мәүгидә әбине дә үз гаиләләренә алып, яхшылап тәрбияләп, соңгы юлга озаталар алар.
Зәмирә озак еллар Чалпы хастәханәсенә эшли. Үзләренең 4 балалары өстенә тәрбиягә 7 бала алалар. Эштән китәргә туры килсә дә, һич үкенми.
– Үз ата-анасы ваз кичкән балаларга шатлык, наз, ата-ана мәхәббәте, гаилә җылысы бирәсе килде безнең. Алар да бит шушы дөньяның рәхәтен, тәмен белеп үсәргә лаек, – ди ул.
Балалар ныклы белем һәм тәрбия алсын гаиләдә бөтен мөмкинлекләр булдырылган. Һәрберсе кул арасына кереп, хезмәткә тартыла. Узган җәйдә генә 70 йорт куяны үстергәннәр. Мал-туар, кош-корт карауда, бакчада яшелчә, җиләк-җимеш, берсеннән-берсе матур чәчәкләр үстерүдә ата-ананың балалар төп ярдәмчеләре.
Җәй көннәрендә һәрвакыт бергәләп җиләккә йөриләр. Кыз балаларны әниләре аш-су серләренә дә өйрәтә.
Балалары мәктәптә дә яхшы укыйлар. Төрле чараларда, бәйгеләрдә теләп катнашалар. Илүзә күптән түгел генә Азнакай муниципаль районы үткәргән “Минем әни – дөньядагы иң яхшы әни” иншалар конкурсында II урынны яулаган. Төрле елларда балаларның “Минем гаилә”, “Киләчәк турында минем хыялларым” темалары буенча республика конкурсының район этабында җиңеп алган дипломнары бихисап. Уллары авыл Сабантуенда ат узышларында мәйдан тоталар.
Гаилә традицияләрен саклауга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга гаилә җылысы булдырган, сәләтле балалар тәрбияләгән өчен Татарстан Республикасы Президентының, Азнакай муниципаль районы башлыгының рәхмәт хатлары да бик күп аларда.
Кызлары Флера белән Гөлнара Казан федераль университетының икътисад факультетын тәмамлаганнар. Гөлназ да шул ук уку йортында белем ала. Элина Әлмәт нефть институтының соңгы курс студенты. Марат Азнакай профлицеенда механик булырга әзерләнә. Альфред, Лилия, игәзәк кызлар Илүзә белән Илзирә 7 нче сыйныфта. Алена әле мәктәпкә быел гына барды. Уллары Зәмирнең чыгарылыш елы. Аңа югары белем бирергә зур өметләр баглап торалар. Тәрбиягә алган бер кызларының тиздән никахы, бу да ата-ана өчен зур шатлык.
Балаларның ата-ана йөзенә кызыллык китергәннәре юк. Олы кешегә ихтирамны алар балаларда үзләре үрнәгендә тәрбиялиләр. Зәмирәнең үз әнисе Рәсимә апа да авырып, 8 ай урын өстендә ятты. Аны да һич авырсынмыйча карап, соңгы юлга озаттылар.
Ике якның туганнары белән дә аралашып-хәбәрләшеп, якын итеп яшиләр.
– Мин үземнең гомеремне яраткан тормыш иптәшемә, сабыйларыма багышладым. Тормыш иптәшем бик акыллы, тыныч холыклы, эшчән, балалар яратучан, кешелекле. Чалпы хуҗалыгында эшләвенә карамастан, балаларны тәрбияләргә, аларны хезмәткә өйрәтергә вакыт таба. Янымда шундый терәк булганы өчен мин язмышыма бик рәхмәтле, – ди Зәмирә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз