news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районы Бирючевка җирлегендә дә халык белән очрашу булды

Җыелышта катнашкан район башлыгы Марсель Шәйдуллин биречәүлеләргә авылны үстерү буенча район, республика программаларында актив катнашырга чакырды.

 (Азнакай, 1 апрель, "Татар-информ", "Маяк", Энҗе Галәветдинова). Азнакай районы Түбән Соколка һәм Баланлы авыллары кергән Бирючевка җирлегендә дә халык белән очрашу булды, дип яза җирле басма.

Җыелыш башланыр алдыннан район җитәкчелеге социаль объектларны берләштергән күпфункцияле үзәк бинасын ачуда катнашты, фельдшер-акушерлык пункты һәм балалар бакчасы белән танышты. Аннары кунаклар яңартылган мәдәният йорты залына үттеләр.

Узган елгы эшчәнлек һәм алдагы планнар хакында җирлек башлыгы Мингиза Нуриева чыгыш ясады.

125 шәхси хуҗалык исәпләнгән биләмәдә төрле милләт вәкилләре: татар, рус, мари, башкорт, мордва, әзербәйҗанлы һәм белоруслар – бөтенесе бер гаилә булып, тату гомер итәләр. Алар авыл хуҗалыгы өлкәсендә, әлеге якларда ашлык җитештерүче, күп кешене эш белән тәэмин итүче “Союз-Агро” җәмгыятендә, мегаферма терлекчелек комплексында хезмәт итәләр, шәхси эшмәкәрләр дә юк түгел. Мәктәп яшендәге балалар Актүбәгә йөреп укыйлар.

Республика ярдәме белән Бөгелмә районыннан авылга 6 километр озынлыкта төзекләндерелгән чишмә суын ялгау да – башкарган зур эшләрнең берсе. Алла боерса, май бәйрәмнәрендә һәр йортка әлеге су кереп җитәр, диде җирлек башлыгы.

Юллар ремонтлау юнәлешендә дә эшләр дәвам итә. Йортларга телевидение, интернет челтәрләрен кертү дә күздә тотыла.

Җыелышта катнашкан район башлыгы Марсель Шәйдуллин биречәүлеләргә авылны үстерү буенча район, республика программаларында актив катнашырга чакырды, киләчәктә дә шулай бердәм булып, матур яшәргә теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100