news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районы Бирючевка авылында күпфункцияле үзәк ачылды

Чарада төзекләндерү эшләрен сыйфатлы итеп башкарган хезмәткәрләрне, авылның юбилярларын бүләкләделәр.

(Азнакай, 25 декабрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Яңа ел алдыннан Азнакай районы Бирючевка авылында күпфункцияле үзәк ачылды, дип хәбәр итә район газетасы.

Хәзер үз эченә балалар бакчасын, мәдәният йортын, спорт залын, почта, фельдшер-акушерлык пунктын һәм авыл Советын алган элекке мәктәп бинасын республика һәм нефтьчеләр ярдәмендә капиталь ремонтлаганнар.

Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, "Азнакайнефть" идарәсе начальнигы урынбасары Наил Вәлиев, мәгариф идарәсе җитәкчесе Альберт Рахманов бәйрәм белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр, балалар бакчасына уенчыклар һәм Кыш бабай бүләкләрен тапшырдылар.

Бирегә 12 бала йөри, әле тагын яшь алмаш үсеп килә. Авылда балалар тавышы яңгыраса, тормыш дәвам итә дигән сүз.

Спорт залында, Яңа елга матур итеп бизәлгән чыршы янында дәвам иткән тантаналы чарада төзекләндерү эшләрен сыйфатлы итеп башкарган хезмәткәрләрне, авылның юбилярларын бүләкләделәр, үзешчәннәр кичәне үзләренең җыр-моңнары белән бизәделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100