news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай районы башлыгы сугыш ветераннарына бүләкләр тапшыра

Ут эченә 1942 елда барып кергән азнакайлы Таҗедин Нуретдинов өчен дә зур шатлык булды әлеге очрашу.

Азнакай районы башлыгы сугыш ветераннарына бүләкләр тапшыра
aznakaevo-rt.ru/

(Азнакай, 26 апрель, "Татар-информ", "Маяк" Алла Влади). Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан район башлыгы Марсель Шәйдуллиин сугыш ветераннарының өенә барып, хәлләрен белешә, бүләкләр тапшыра. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ут эченә 1942 елда барып кергән азнакайлы Таҗедин Нуретдинов өчен дә зур шатлык булды әлеге очрашу. Ул өченче Украина фронтында, Курск янында сугышкан, 1945 елда Австрияне фашистлардан азат итешкән, Җиңү көнен дә шунда каршылаган. Бүгенге көндә ул Азнакайда гомер кичерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot