news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай районы башлыгы студентларның сорауларына җавап бирде

Студентлар районның бүгенге көн сулышы, киләчәк перспективалар белән танышты.

Азнакай районы башлыгы студентларның сорауларына җавап бирде
aznakaevo-rt.ru/news/җәmgyiyat/rayon-bashlygy-marsel-shydullin-bgenge-knd-ilebezne-trle-uku-yortlarynda-belem-aluchy-aznakayly-studentlar-beln-ochrashty-foto

(Азнакай, 7 февраль, "Татар-информ", "Маяк", Лиза Нурлыева). Район башлыгы Марсель Шәйдуллин бүгенге көндә илебезнең төрле уку йортларында белем алучы азнакайлы-студентлар белән очрашты. Бу турыда җирле басма сайтында хәбәр ителә.

Һәр елны кышкы каникулда үткәрелә торган очрашу бу юлы да эчкерсез сөйләшү рәвешендә барды.

Студентлар районның бүгенге көн сулышы, киләчәк перспективалар белән танышты, үзләрен кызыксындырган күптөрле сорауларга җаваплар алдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot