news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районы авылларында терлекчелек буенча семинарлар дәвам итә

Ветеринария белгечләре тарафыннан район хуҗалыкларында тикшерүләр уздырыла, кимчелекләрне хәл итү юнәлешендә җитди эш алып барыла.

(Азнакай, 16 декабрь, "Татар-информ", "Маяк”, Энҗе Галәветдинова). Азнакай районы авылларында хуҗалыклар җитәкчелеге, әлеге тармак өчен җаваплы белгечләр катнашында терлекчелек буенча семинарлар дәвам итә. Ветеринария белгечләре тарафыннан район хуҗалыкларында тикшерүләр уздырыла, кимчелекләрне хәл итү юнәлешендә җитди эш алып барыла. Мондый эшчәнлек үз нәтиҗәсен бирми калмый: бүгенге көндә районда сөт саву кимүдән туктаган, дип яза район газетасы.

Азнакайлылар бүгенге көндә 105 тонна 400 килограмм сөт савалар. Бу узган ел белән чагыштырганда 11 тоннага күбрәк. Бер сыерга савып алынган сөт 13,6 кг туры килә. Азнакай терлекчеләре көнлек сөт савып алуны тагын да арттыру бурычын куйдылар.

– “Союз-Агро” , “АФ “Азнакай”, “Марс”, “Таллы Бүләк” хуҗалыклары сөт җитештерүдә югары уңышларга ирешәләр, калган хуҗалыкларга да бу тармакка игътибарны бермә-бер арттырырга кирәк, – ди авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов.

“Таллы Бүләк” ҖЧҖендә дә шундый эшлекле семинар узды. Хуҗалык кышлатуга тулы хәзерлек белән кергән. Сыйфатлы масса белән шыплап тулган сенаж базлары да шуны күрсәтә. Бар җирдә тәртип: терлек йортларының эче-тышы агартылган, утарларга салам өелгән, терлекчеләр дә хезмәт шартларыннан канәгать. Хуҗалык җитәкчесе Наил Мотыйгуллин малларны туклыклы, сыйфатлы азык белән ашату, баш санын арттыру турында сөйләде, техниканы сакланышка кую барышы белән таныштырды. Хезмәткәрләрнең эш алымнарын җиңеләйтү, куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлеше хакында да сүз алып барды.

Биредә өйрәнерлек, өлге итеп алырлык мисаллар күп. Бозаулар чип-чиста, аслары җылы, йомшак, алларында – яшел яфрак азык. Көр сыерлар саф һавада күшәп яталар. Кыскасы, “Таллы-Бүләк” хуҗалыгында таләпләрнең бөтенесе дә үтәлгән. Наил Фоат улының оста оештыручы икәнлеген тагын шунысы раслый: эшче көчләр чит җирләрдән эзләнми, барсы да үзләренеке. Флюр Җиһангиров, Хәмит Сәхәпов комбайнда булсынмы, трактордамы – җир җимертеп эшлиләр. Күрсәткечләр дә хуҗалыкның аякта нык басып торуын күрсәтә. Биредә барлыгы 700 дән артык мөгезле эре терлек асрала. Шуларның 190 – савым сыерлар. Көнгә 2,5 тоннадан артык сөт савып алалар. Бу бер сыерга 13,6 килограмм дигән сүз.

– Уңышларның нигезендә хуҗалык җитәкчесенең, барлык белгечләрнең, гади хезмәт кешеләренең тырышлыгы ята. Сез үз хезмәтегез белән авыл хуҗалыгы өчен җиңел булмаган шартларда да нәтиҗәле эшләп булуын исбатлыйсыз. Киләчәктә дә тәҗрибә уртаклашып, уңышлы эшләргә язсын, – диде район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов. Семинарда катнашучылар хуҗалыкның бүгенге эшләренә югары бәя бирделәр.
 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100