news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районы авыллары бәйгесендә җиңгән замана әбиләре район турында көч сынашачак

Бу бәйгедә замана әбиләре үзләренең аш-суга, җыр-моңга, кул эшләренә осталыкларын күрсәттеләр.

Азнакай районы авыллары бәйгесендә җиңгән замана әбиләре район турында көч сынашачак
aznakaevo-rt.ru/

(Азнакай, 10 апрель, "Татар-информ", "Маяк", Резеда Шәрипова). ​​​​​​​Азнакай районы авыл мәдәният йортлары арасында "Заманча супер-әби" бәйгесе бара. Иң көчлеләр район турында көч сынашачак. Бу турыда район газетасы сайтында хәбәр ителә.

Бәйге турлары Бирючевка, Әлкәй, Мәндәй мәдәният йортларында узды. Тагын иҗат коллективлары чыгышы көтелә. 

Борын-борыннан әбиләр буыннар чылбырын бәйләүчеләр, гореф-гадәтләребезне, халык иҗатын оныкларына тапшыручылар, аларны бишектән багып тәрбияләүчеләр булганнар. Бу бәйгедә замана әбиләре үзләренең аш-суга, җыр-моңга, кул эшләренә осталыкларын күрсәттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100