news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районы Актүбә үзешчән сәнгать смотр-конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде

Коллективларның сәхнә культурасы, образларның һәм костюмнарның төрлелеге, артистизмы елдан-ел арта.

(Азнакай, 1 май, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакай районы Актүбә бистәсендә предприятияләр, учрежденияләр арасында үзешчән сәнгать смотр-конкурсы ел саен үткәрелә. Быел ул Татарстанда – ЛевТолстой, Россия Федерациясендә Үзиреклеләр елына багышланды, дип хәбәр итә район газетасы.

Иң яхшы коллективлар Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йортында гала-концертта чыгыш ясадылар. Үзешчәннәр вокал, нәфис сүз, үзенчәлекле, инструменталь жанрлар, хореография номинацияләрендә осталыкларын сынадылар.

Жюри билгеләп узганча, коллективларның сәхнә культурасы, образларның һәм костюмнарның төрлелеге, артистизмы елдан-ел арта.

Конкурстта катнашучыларга мәдәни тормышта актив катнашулары өчен рәхмәтен белдереп, бистәсе башлыгы Роза Галеева җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

Смотр-конкурс чыгыш ясаучыларда гына түгел. тамашачыларда да бик күп якты тәэсирләр калдырды, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100