Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакай районы Актүбә бистәсенең «Кояшкай» бакчасын 13 млн сумга ремонтлаганнар
Республикадан территорияне төзекләндерүгә тагын өстәмә 3 млн сум биреләчәк.
(Азнакай, 3 октябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Быел районда ике балалар бакчасы республиканың капиталь ремонт программасына кергән иде. Күптән түгел Азнакайда «Родничок» яңарып-төзекләнеп, нәниләргә үз ишекләрен ачса, 2 октябрьдә Актүбә бистәсенең 3 нче «Кояшкай» бакчасы файдалануга тапшырылды, дип хәбәр итә район газетасы.
Биредә эшләүчеләрнең, балаларның һәм әти-әниләрнең шатлыгын район башлыгы Марсель Шәйдуллин, бистә башлыгы Роза Галиева, мәгариф идарәсе начальнигы Альберт Рахманов һәм башка җитәкчеләр, депутатлар уртаклашты. Изге теләкләре белән бергә алар балаларга уенчыклар да бүләк иттеләр.
Капиталь ремонт 13 млн сумга төшкән. Республикадан территорияне төзекләндерүгә тагын өстәмә 3 млн сум биреләчәк.
– Бакчабыз төзелүгә шушы көннәрдә 50 ел тула. Үзенең алтын юбилеен ул төзекләнеп, матурланып каршы ала. Капиталь ремонтны сыйфатлы, җиренә җиткереп башкарган Инзил Таһиров җитәкчелегендәге «Простор» җәмгыятенә, халык өчен файдалы программалар булдырган һәм аны тормышка ашыруда көч куйган республикабыз, районыбыз, бистәбез башлыкларына рәхмәтлебез, – ди бакча мөдире Гөлүсә Новикова.
Эшләр дүрт айга сузылса да, әти-әниләрдән бер зар ишетмәгәннәр.
– Балаларыбыз күп вакытларын бакчада үткәрәләр. Элек тә бик яратып йөри идек, хәзер исә шартлар тагын да яхшырган. Без ремонттан соң монда матур, җылы, уңайлы буласына ышандык, өметләребез акланды, – ди ата-аналар комитеты рәисе Гөлназ Недашковская.
«Кояшкай» балалар бакчасы 140 балага исәпләнгән. Тышыннан ук кояштай балкып торучы бу бакчага йөрергә теләүчеләр хәзер тагын да күбәер, мөгаен, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз