news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районы Актүбә бистәсендә “Җәйдә кунакта” исемле ишегалды бәйрәме узды

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин актүбәлеләрне ихлас күңелдән котлап, районыбызны үстерүдә бергәләп эшләргә чакырды.

(Азнакай, 15 август, "Татар-информ", "Маяк", Энҗе Галәүтдинова). Узган атнада “Җәйдә кунакта” исемле ишегалды бәйрәме Актүбә бистәсендә Нефтьчеләр урамында узды, дип яза җирле басма.

Ерактан ук бизәлгән мәйдан күңелле музыка яңгыратып, күрше-күлән, олысын-кечесен үзенә дәште. Бәйрәм балалар сәнгать мәктәбе һәм Гагарин исемендәге мәдәният йорты иҗат коллективларының чыгышы белән башланып китте. Хәтта сибәли башлаган яңгыр да самими күңелле балаларның кояш турындагы җырын ишеткәч, оялды ахры, икенче тарафка юнәлде.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин актүбәлеләрне ихлас күңелдән котлап, районыбызны үстерүдә бергәләп эшләргә чакырды. Бистә башлыгы Роза Галеева да халыкка иң җылы теләкләрен юллады. Җитәкчеләр агымдагы елда Актүбәдә башкарылган күләмле эшләрне барладылар, йорт яны территорияләрен төзекләндерүдә актив катнашучыларга: Фәрид Садриев, Шәүкәт Фазлыев, Атлас Димөхәмәтов, Әхмәтҗан Әбдерәхимовка; тәртип саклауда, яшелләндерү-ямьләүдә өлеш кертүчеләргә: Надежда Кизимова, Галина Рыжковага Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. “Татарстан Республикасының иң яхшы җирле үзидарәсе – 2017” конкурсында призер булган, Актүбә бистәсенең 2 нче территориаль үзидарә рәисе Бриллиант Садыйкова нәтиҗәле эшләре өчен 160 мең сумлык сертификатка ия булды. Әлеге сумма скверга яңа балалар таучыкларын кайтаруга, газончапкыч сатып алуга тотылачак.

Бриллиант Садыйкова үзе дә шушы ишегалдында яши икән:

– Күмәк эштә берәү дә читтә калмый бездә, оештыруда үзләре дә теләк белдерәләр. Шулай булганда, эшләве дә күңелле. Соңгы елларда җитәкчеләребезнең ныклы ярдәмен тоябыз: бистәбез күз явын алырдай матурлана, үзгәрә. Аларга чиксез рәхмәтлебез. Кечкенә эш-гамәлләр зур эшләрнең башлангычы ул. Ишегалдыңда, йорт янында тәртип хөкем сөрә икән, димәк бистәдә дә үсеш булачак. Барсы да үзебездән тора. Үзебезнең активлыгыбыз, тырышлыгыбыз белән бистәбезне тагын да матурлый алабыз, – диде ул.

Спорт сөюче Азнакай һәм Актүбә җитәкчеләре бу юлы да сәламәт яшәү рәвешен хуплауларын раслады, мини-футбол уенына кереште. Уен дәрте волейболга да калды әле.
Бәйрәм балалар өчен бәйгеләргә, бүләкләргә дә бай булды. “Барс” балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе, “Көмеш су” сәламәтләндерү үзәге, “Үсеш” балалар сәнгать үзәге, музыка һәм урта белем бирү мәктәбе укытучылары оештырган конкурслар мавыктыргыч иде.

Остабикәләр әзерләгән чәй өстәлләре татар халкының милли ризыкларына бай булды.

Мондый бәйрәмнәр бер урамда яшәүчеләрне берләштерә, дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыта. Нәкъ менә шундый чараларда халык җитәкчеләр белән аралаша, үз гозерләрен җиткерә ала, диелгән район хәбәрендә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100