news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай районы Актүбә бистәсендә татар җыры бәйгесе узды

Бистә башлыгы Роза Галиева бәйгедә катнашучыларны котлап, үзешчәннәрнең елдан-ел остаруларын билгеләп үтте.

(Азнакай, 1 март, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакай районы Актүбә бистәсендә татар җыры бәйгесе узды. Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йортында узган «Моңлы җыр» бәйгесендә предприятие-оешмалардан татар сәнгатен яратучы үзешчәннәр катнашты. Ул Актүбә бистәсендә бишенче елын уздырыла, дип хәбәр итә район газетасы.

Гала-концертка “Элегия” һәм “Территория детства” бию коллективлары, “Арабески” вокаль ансамбле, эстраданың яшь йолдызы Алмаз Гаязов үз чыгышлары белән тагын да ямь өстәделәр.

Бистә башлыгы Роза Галиева бәйгедә катнашучыларны котлап, үзешчәннәрнең елдан-ел остаруларын билгеләп үтте.

Моңнан башка дөнья тонык, күңелсез булыр иде. Җыр кеше күңелендә яхшылык, игелеклелек, матурлык тәрбияли. Заман яшьләренең татар көйләрен яратып башкарулары сокландырды. Үзешчәннәр тамашачыларга онытылмаслык музыкаль мизгелләр бүләк иттеләр, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot