news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районы Актүбә бистәсендә скандинавия йөреше буенча дәресләр оештырылган

Хәзер актүбәлеләр буш вакытларын урман зонасында файдалы итеп үткәрәләр.

(Азнакай, 25 гыйнварь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакай районы Актүбә бистәсенең 1 нче территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Венера Миннегалимова халыкның сәламәтлеген кайгыртып, скандинавия йөреше буенча дәресләр оештырган. Хәзер актүбәлеләр буш вакытларын урман зонасында файдалы итеп үткәрәләр, дип хәбәр итә район газетасы.

– Спортның әлеге төре турында журналдан укыган идем. Кулыма таяк тотып, саф һавага йөрергә чыккач, аяк авыртулары да онытылды, кәефләр күтәрелде. Үз-үземә ышанычым артты, – ди Анисия Фәтхуллина.

Скандинавия йөреше Наталья Кривеганың да тормышын яхшы якка үзгәрткән.
– Венера Зәйтүновнага рәхмәтлебез. Спорт безгә яңа сулыш өрде, көч бирде. Юкка гына хәрәкәттә – бәрәкәт димиләр бит. Ул барлык авырулардан иң яхшы дәва.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100