news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай районы Актүбә авылының яшь баянчылары лауреат булдылар

"Позитив" баянчылар дуэты I дәрәҗә дипломант булды.

(Азнакай, 25 гыйнвар, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Әлмәт шәһәрендә узган танылган «Урсал тауда» конкурс-фестивалендә Актүбә балалар сәнгать мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясадылар. Әлеге бәйгедә республикадан һәм Идел буеннан 120 дән артык бала катнашты, дип яза җирле басма.

"Позитив" баянчылар дуэты (Азамат Закиров, Данис Зәкиев) - I дәрәҗә; "Экспромт" баянчылар дуэты (Азамат Закиров, Альберт Арсланов) - III дәрәҗә лауреат, баян-соло номинациясендә Азамат Закиров II дәрәҗә дипломант булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot