news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районы Актүбә авылында Җиңү бәйрәме узды

Бистәдә бүгенге көндә нибары 7 Бөек Ватан сугышы, 143 тыл ветераны һәм фронтовикларның толлары, 595 сугыш чоры балалары яши.

(Азнакай, 9 май, "Татар-информ", "Маяк", Лиза Нурлыева). Азнакай районы Актүбә бистәсендә Җиңүгә 73 ел тулуны бәйрәм итәләр. Тантана паркта Геройлар аллеясыннан башланды. Биредә җитәкчеләр, хәрби хәрәкәтләр ветераннары әфган сугышы батырларына куелган һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре салдылар, дип яза район газетасы.

(Аннары колонна Үлемсез полкка кушылып, бистә үзәгенә – Җиңү мәйданына юл алды.

–Ел да бу көнне көтеп алам. Сугышны башыннан ахырынача кичкән әтиемнең якты истәлеген яңарткан, дулкынландырган бәйрәм бу, – ди әтисе Константин Самойлинның портретын тотып горур атлаган Владимир Левин. – Ул хәрби училище тәмамлап Волхов фронтына китә. Җиңүне Германия җирендә каршылый. 1946 елда гына туган якларга әйләнеп кайта. Озак еллар авыл советы рәисе булып эшләде. 1955 елда вафат булды. Аның хөрмәтенә улыбызга да Константин дип исем куштык. Оныклары күкрәге тулы орден-медальләр булган бабайлары белән горурланып үсте.

Бәйрәм түрендә аның төп кунаклары – сугыш һәм тыл ветераннары урын алган. Сугыш чоры, Җиңү җырлары яңгырый. Актүбәлеләрне бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, “Азнакайнефть” начальнигы урынбасары Наил Вәлиев, хәрби комиссариат вәкиле Рушан Йосыпов, бистә башлыгы Роза Галеева котладылар.

Бистәдә бүгенге көндә нибары 7 Бөек Ватан сугышы, 143 тыл ветераны һәм фронтовикларның толлары, 595 сугыш чоры балалары яши.

–Ватан сугышы башланганда мин беренче сыйныф баласы идем, – дип сөйли 85 яшьлек Вәсилә Фәйзуллина. – Әтиебез Шәфигулла яуга китеп, анда хәбәрсез югалды. Без ятимлек ачысын, ул чорның бар авырлыгын күреп үскән балалар. Инде алдагы көннәребез имин, ил-көннәребез тыныч булсын!

Мәктәп укучыларының хәрби сафларда узуы, сугыш темасын яктырткан чыгышлары өлкәннәрне шул еллардагы яшьлекләренә кайтарды. Бер үк вакытта спорт бәйгеләре дә барды, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100