news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районы агрофирмасы терлекчесе Зәния Хәбибуллина эшен күңелен биреп башкара

Бозауларның тәүлеклек үсеше 818 граммга кадәр җитә.

(Азнакай, 16 апрель, "Татар-информ", "Маяк", Нәсимә Фазлыева). Азнакай районы агрофирмасының тәҗрибәле терлекчесе Зәния Хәбибуллина яңа туган бозауларны яшь баладай тәрбияли, дип яза районның "Маяк" газетасы.

Аның кайгыртучанлыгы, тырышлыгы нәтиҗәсендә агрофирманың 5нче ХПКсы яңа туган бозаулар торагы чиста, коры. Малкайларның үлем-китеменә дә юл куелмый. Тәүлеклек үсеш 818 граммга кадәр җитә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100