news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай район фермерлар ассоциациясе агымдагы елга бурычлар билгеләде

Азнакай районына агроном, зоотехник, ветеринар, лаборантлар кирәк.

(Азнакай, 1 апрель, "Татар-информ", "Маяк", Энҗе Галәветдинова). Азнакай район фермерлар ассоциациясе/берләшмәсе республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Икътисад һәм сәүдә  министрлыгы, эшмәкәрлек фонды белән тыгыз элемтәдә эшли. Чираттагы җыелышта ассоциация рәисе Рәмис Сәхапов узган ел эшчәнлегенә анализ ясады, агымдагы елга бурычлар билгеләде, дип яза җирле басма. 

– Районда бүгенге көндә 50ләп фермер хуҗалыгы эшли. Алар 11 мең гектарга якын җир эшкәртә, 3066 баш мөгезле эре терлек асрый. 2017 елда крестьян-фермер хуҗалыклары 4,3 мең тонна сөт җитештерделәр.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда исә 8804 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Бу 100 кешегә 47 баш терлек туры килә дигән сүз, – диде ул.

Рәмис Рәзиф улы авылда кече хуҗалык итү формаларын, эшмәкәрлекне тагын да үстерү өстендә эшне активлаштырырга, яшьләр белән эшләүгә игътибарны арттырырга кирәк, дигән фикердә.

– Республика, федерация тарафыннан ярдәм каралган: яңа гына эш башлаучылар, гаилә фермалары, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга булышу йөзеннән, авылда төпләнергә, эшләргә теләүче яшь белгечләр өчен төрле дәүләт программалары гамәлдә. Бүгенге көндә безнең авыл хуҗалыгы тармагы агроном, зоотехник, ветеринар, лаборант кебек белгечләргә моһтаҗ. Район кадрлар мәсьәләсен максатчан юллама белән хәл итмәкче. Иртәгәсе көнгә ышаныч белән карарга, тәвәккәлләргә генә кирәк, – диде һәм консультация, диалог өчен һәрвакыт әзер икәнлеген белдерде.

Әйтергә кирәк, соңгы 5 ел дәверендә 41 фермер 73 миллион сумлык грант алган. Шуларның 21е – гаилә фермалары, 20се – яңа гына үз эшен башлаучылар. Районга бирелгән әлеге ярдәм күләме республика буенча дүртенче урында тора, диелгән район хәбәрендә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100