Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакай район бюджетының 949 миллионы мәгариф өлкәсенә юнәлдереләчәк
Азнакай район һәм шәһәр Советларының чираттагы утырышы узган.
(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”, “Маяк”). Азнакай район һәм шәһәр Советларының чираттагы утырышы узды. Аны район һәм шәһәр Советлары рәисе, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин алып барды.
Утырышта 2017 елга һәм 2018-2019 еллардагы планлы чорга район һәм шәһәр бюджетлары тикшерелеп, икенче укылышта кабул ителде.
Район бюджетының саллы өлеше – 949 миллион сумы мәгариф өлкәсенә юнәлдерелгән. Шәһәр бюджетының иң күп өлеше – 57 миллион сумы – торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләрен хәл итүгә тотылачак. 57 миллион сумның 22се исә шәһәр урамнарын яктылык белән тәэмин итүгә каралган.
– Районның икътисади-социаль өлкәсен үстерү – эшчәнлегебезнең төп һәм мөһим юнәлеше. Алга таба да җирлегебездәге мөмкинлекләрне максималь файдаланырга, барысын да халык мәнфәгатьләрен истә тотып эшләргә кирәк, – диде Марсель Шәйдуллин үзенең чыгышында.
Утырыш эшендә Татарстан Дәүләт Советының экология, табигать байлыкларыннан файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе депутат Таһир Һадиев та катнашты. Ул Азнакай муниципаль районының узган елдагы күрсәткечләрен уңай бәяләп, алга таба да булган проблемаларны хәл итү өчен барлык мөмкинлекләрдән файдаланырга чакырды.
– Сез үзегезнең күркәм эшләрегез, куйган хезмәтегез белән республикада аерылып торасыз. Азнакайның бүгенгесе матур, киләчәге исә тагын да яхшырак, – диде Таһир Һадиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз